Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

VIII Съезд кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эшли

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә дәвам итә.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмәдә оешманың 30 ел дәвамында алып барылган эшчәнлеге, тарихы белән якыннан танышырга мөмкин. Анда төрле чорга караган фоторәсемнәр, документлар, кызыклы мәгълүматлар бирелә.

Шулай ук,  күргәзмәдә Татарстан Республикасында чыга торган төрле татар газета һәм журналлары да бар.Татар халкының милли уен кораллары, киемнәре, зәркан  эшләнмәләре үрнәкләре Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды делегатлары һәм шәрәфле кунакларына тәкъдим ителде.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев