Вахит Имамов: Халык шагыйре музее
Яңа елның беренче эш атнасы ук шигърият сөючеләрне яңа бүләк белән сөендерде – Балык Бистәсе районының Балтач авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачылды.
12 гыйнвар иртәсендә халык шагыйре туып-үскән Балтач авылына машиналар ташкындай агылды, дисәк тә зур арттыру булмас. «Татмедиа» җәмгыятендәге һәр редакция коллективы – үз вәкилен, Татарстан Язучылар берлеге – Равил ага каләмдәшләрен, Балык Бистәсе районындагы 20 мәктәпнең һәркайсы – директорларын һәм татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәрен юллауны үз бурычы дип санаган. Өстәвенә, шушы ук район халкыбызга һәрбер тамашачы өчен сөекле булган Равил ага Шәрәфиевне, хезмәтләре белән милләт алдында танылган Нурулла Гариф кебек тарихчыны, Рахман Шәфигуллин кебек прозаик һәм журналистны, Рәсимә Гарифуллина һәм Вазыйх Фатыйхов кебек шагыйрьләрне дә бүләк иткән бит, алар да халык шагыйре Равил Фәйзуллин бәйрәменнән читтә кала алмаган. Тагын саный китсәң, районда үз заманнарында колхоз-совхозда эшләгән һәм Равил ага белән аралашып, дуслар булып яшәгән якташлары да санап бетергесез, алар да шагыйрь бәйрәменә рәхим иткән. Араны ерак дип тормаган, Равил аганы якын дусты иткәч, Түбән Кама каласында инде 30 ел элек үк татар драма театрын нигезләүче һәм бүгенге көнгәчә гөрләтеп яшәтүче режиссерыбыз Рөстәм Галиев та килеп җиткән.
Авылга керүгә үк игътибар итми кала алмадык: монда урамнар исеме дә гел шигърият бакчасындагы кебек – Татарстан урамы, Габдулла Тукай һәм Һади Такташ урамнары, әлбәттә, Равил ага исемендәгесе дә бар. Шагыйрьнең музее да 2003 елдан бирле аның исемен йөртүче мәктәп бинасында урнашкан булып чыкты. Килеп җиткәч тә, әле башкалар өлгергәнче дип, аңа күз йөгертеп чыгарга ашкындык. Шагыйрьнең бала чагын чагылдырудан башланган фотогалерея, 40 тан артык китабы, хөрмәтле каләм ияләренең Равил ага турында әйткән сүз һәм бәяләре, шәхси ядкәрләре, бүләкләр, истәлекләр. Аерым бер пыяла стенд астына Равил аганың әле 11 яшьлек малай чагында ук яза башлаган көндәлек битләрен һәм тәүге шигырь өйрәнмәләрен дә урнаштырганнар. Башка әдәби музейларда моңа тиң ядкәрләр бик күренми, шул ягы белән Равил ага мирасханәсе үзгәрәктер.
Аннары Равил аганың музей диварларында меңәрләгән кешеләр өчен кадерле булып калган Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Вафирә Гыйззәтуллина, Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин белән бергә төшкән фотосурәтләрен күзәтү дә җылы сүзгә сусаган бүгенгедәй кырыс заманада якты хатирә кояшчыгы булып ялтырый.
Диварларда Равил аганың якташларына, аның каләмдәшләренә дә урын мул бирелгән. Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Мансур Шиһапов, Хәлим Җәләй – һәммәсе әле бүген дә сагындырып, күңелләрне сызландырып тора. Барчасы да исән чакта бер-берсенә терәк һәм илһамдаш булып яшәргә тырышты, барчасы да шигърият мәйданында үз учагын яндырып өлгерде, алар бүген дә безнең янәшәдә...
Кунакларның иң зурлары да килә башлагач, мирасханә барча кешене дә сыйдыра алмас булды. Ниһаять, музей ачу тантанасын башлап җибәрделәр. Музей Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды булышлыгында ачылган икән, шул хөрмәттән тәүге сүзне әлеге фондның башкарма директоры Нурия Һашимова алды. Аннан соң чыгыш ясаучы Балык Бистәсе район башлыгы Радик Ислямов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Татмедиа» республика агентлыгының генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Башкортстан Язучылар берлегенең әле бер ай элек кенә сайланган яңа рәисе, дустыбыз Айгиз Баймөхәммәтов һ.б. – һәммәсе дә халык шагыйре Равил Фәйзуллинны алда көткән юбилей елында шушы мирасханә ачылу белән тәбрикләде. Хезмәттәшебез Равил ага да, җавап сүзендә, музей ачу өчен хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Равил ага, һичшиксез, бәхетле. Менә аның үз мәктәбе һәм музее да бар. Ә күңелне әрнетеп, хәтер аша туган җирендә һичнинди ядкәре калмаган Әмирхан Еники кебек олуг шәхес йөгереп уза. Ул үзенең туган җире – Башкортстандагы Благовар районының Каргалы авылында түгел, ә Казанга китеп яшәде һәм андагы татар милләтенә хезмәт итте бит, дигән сылтау белән, күрше республика башлыкларының бер генә мәктәп яки тыкрыкка да аның исемен кушканы юк, музей булдыру турында сүз кузгату да артык. Ә Фадеев, Шолохов, Островскийлар, хәтта һәммәбез өчен уртак булган Чыңгыз Айтматов – Уфа каласына килеп, башкорт милләтенә хезмәт иткәнмени?.. Тагын дәвам итсәк, Башкортстанның Яңавыл районында туып-үскән Нурихан Фәттах, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләймановалар башкорт милләтенә хезмәт итмәгәнме? Үз милләтебез акыннарының үз җирендә шушы тикле типкәләнеп йөрүе бик кызганыч...
Быел август аенда Равил агабызга 80 яшь тулачак. Кунакларны иҗаты белән таныштыру, туган җиренең һавасын сулату өчен тагын бер мирасханә – изге урын артты. Котлы булсын, эшчәнлеге дәвамлы барсын! Тик менә мәктәбендә 25 укучы гына торып калган икән. Бусы бик кызганыч...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев