Мәдәни җомга

Васил Шәйхразыев XXII Федераль Сабан туе узачак мәйданны карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсендә.

Бүген ул Ульяновск шәһәрендә 17-18 нче июньдә  үтәчәк  XXII Федераль Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында катнаша.

Аңа кадәр Милли Шура рәисе милли бәйрәмебез узачак урынга килде, ипподромны карады. Аның белән бергә мәйданнарны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин һәм Федераль Сабан туен уздыруда җаваплы министрлыклар вәкилләре дә карады.

 

Татар конгрессы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: