Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концерты җиңүчеләре билгеле булды (ВИДЕО)

17 май кичендә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узган ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты җиңүчеләре билгеләнде. Барлыгы 112 гариза кабул ителгән иде. Фестивальнең Гран-приена яшь җырчы, Татарстан Дәүләт Камера хоры Алмас Хөсәенов лаек булды.

Яшь башкаручылар конкурсында III урынга лаек булдылар: - "Камера-концерт җырын башкару" номинациясе буенча: - Ренат Инсапов (Оренбург дәүләт сәнгать институты); - Салават Шәфыйков (Татарстан Дәүләт Камера хоры); - Гөлназ Мулләхмәтова (Казан дәүләт мәдәният институты); - Руслан Габбасов (Казан Дәүләт консерваториясе). ⠀ “Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 3 урынга лаек булды: - Камилла Алиәскәрова (Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты). ⠀ "Халыкчан башкару" номинациясе буенча 3нче урынны яуладылар: - Энҗе Әхмәтҗанова (Казан музыка көллияте); - Айзилә Вахитова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте); - Айнур Исламов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан); - Илдар Сафин (Казан дәүләт мәдәният институты); - Әнис Шакиров (Арча педагогика көллияте). ⠀ "Эстрада җыры" номинациясе буенча 3нче урынга лаек булды: - Азалия Яфясова (7 нче балалар сәнгать мәктәбе, Яр Чаллы). ⠀ “Инструменталь башкару” номинациясе буенча: - Рамазан Гыйниятов; - Илназ Дудкин; - Рәнис Галимҗанов (Казан Дәүләт консерваториясе). "Вокаль ансамбль" номинациясендә 3нче урынны яуладылар: - “Караш” төркеме (Казан шәһәре); - “Йолдыз” ансамбле (Екатеринбург). ⠀ Рәшит Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында II урынга лаек булдылар: ⠀ "Камера-концерт җырын башкару" номинациясе буенча: - Илдар Рәхимов (Казан Дәүләт консерваториясе); - Алмас Сирусин (Уфа Дәүләт мәдәният институты, Башкортостан). ⠀ “Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 2 нче урынга лаек булды: - Павел Шевнин (Казан Дәүләт консерваториясе). ⠀ "Халыкчан башкару" номинациясе буенча 2нче урынны яуладылар: - Нәфис Нигамаев (Нефтекама дәүләт филармониясе, Башкортостан); - Тимур Рамазанов (Уфа Дәүләт мәдәният институты, Башкортостан). ⠀ "Эстрада җыры" номинациясе буенча 2нче урынга лаек булды: - Әлфия Нигъмәтуллина (Башкорт дәүләт филармониясе). ⠀ “Инструменталь башкару”- 2 нче урын: - Рауль Камалов (Казан Дәүләт консерваториясенең Урта махсус музыка мәктәбе); - Айбулат Гиләҗетдинов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан). ⠀ "Вокаль ансамбль" номинациясендә 2нче урынны яуладылар: - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов (Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды); - Инсаф Ганибаев, Миләүшә Ногманова (Казан музыка көллияте). ⠀ "Камера-концерт җырын башкару" номинациясендә беренче урынга лаек булдылар: - Диләрә Төхвәтуллина (Н.Г.Жиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе); - Эрнест Сөләйманов (П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү Дәүләт консерваториясе). ⠀ “Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 1 нче урынга лаек булды: - Аршак Алтунян (Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты). ⠀ "Халыкчан башкару" номинациясе буенча 1нче урын: - Татьяна Ефремова (Казан дәүләт мәдәният институты); - Линар Шәймөхәммәтов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан). ⠀ "Эстрада җыры" номинациясе буенча профессионаллар арасында 1нче урын бирелмәде. ⠀ “Инструменталь башкару” – 1нче урын: - Айнур Моратов (Казан дәүләт мәдәният институты). ⠀ "Вокаль ансамбль" номинациясе, 1нче урын – - «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте); «Башкорт халык җырларын иң яхшы башкаручы» номинациясе буенча 1 нче урынга лаек булды: - Динар Гобәйдуллин (Сибай шәһәре, Башкортостан). ⠀ Барлык лауреатларны да тәбрик итәбез! 

 

Видео: https://www.instagram.com/p/CO_Fqwzl7bl/

 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев