Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Узган атнада Казанда 371 бала туган

Балаларга Мейсон, Рамир, Дарианна һәм Инес сирәк исемнәре биргәннәр.

Узган атнада, 30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр, ТР башкаласында 191 малай һәм 180 кыз дөньяга килгән. 

Еш кына ата-аналар улларын Тимур, Леон, Әмир, Эмир, Мирон, Артем, Аяз, Максим, Роман, Кәрим, дип атаганнар, ә кызларына Яна, Ясминә, Софья, Василиса, Ева, Амелия, Айлин, Арина, Аиша, Варвара популяр исемнәрен биргәннәр.

Мейсон, Всеволод, Рәхим, Рәмир, Гадел, Нурхан Али, Илдан — малайларны атаган сирәк исемнәр булган, ә Стефания, Дарианна, Аэлита, Наргина, Сеада, Инес, Марьяна, Жасмина, Алиана, Нәфисә, Лина, Илүзә сирәк исемнәре кызларга бирелгән.

Шул ук чорда шәһәрдә 264 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның ЗАГС идарәсендә.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев