Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Усадта овчаркасын алабайлар өзгәләп үтергән кызга психолог ярдәме кирәк булган

Ике алабайның 13 яшьлек кызның күз алдында овчарканы өзгәләп атуы турында хәбәр Татарстан матбугат чараларында бик тиз таралды һәм халыкның шаккаттырды. Ни кызганыч, эт үлгән, ә алабайларның хуҗасы әлегә кадәр гафу үтенмәгән. Кызның әти-әнисе бу эшне судка кадәр җиткерергә тели. Тулырак «Татар-информ» репортажында.

Шон кушаматлы немец овчаркасының соңгы минутларын Усад авылында яшәүче 13 яшьлек кыз әле дә оныта алмый. Аның тугры дустын ике алабай кызның күз алдында өзгәләп ташлаган.

Кызның әтисе Марат сөйләгәнчә, барысы да 8 апрель көнне Татарстанның Лаеш районы, Усад авылында булган.

 

 

«Иртән миңа кызым шалтыратты. Аның нәрсә сөйләгәнен аңлау авыр иде, чөнки истерикага бирелгән иде. Ул этебезне алабайлар өзгәли дип сөйләде. Мин аңа тиз генә өйгә керергә һәм икенче каттан барысын да телефонга төшерергә куштым», — дип сөйли башлады бу хәлләр турында Марат.

Ир-ат шундук эшеннән өйгә кайтып китә. Өенә кайткач, ул беренче булып капка төбендә кан һәм тырнак эзләре күрә. Кыз әтисенә эте белән ишегалдына чыгуын сөйли. Бер мизгелдә аларның капка төбенә күршедәге ике алабай йөгереп килә.

Котырынган этләр койма астыннан кермәкче була, Шон үзенең кечкенә хуҗасын сакларга ташлангач, ишегалдына керергә теләгәннәр, күрәсең. Әмма алар овчарканы авызыннан эләктереп алалар һәм койма астыннан урамга сөйрәп чыгаралар.

 

 

 

Этне шундук ветеринария хастаханәсенә алып киткәннәр. Хайваннарны тикшерәләр, «снимок»лар ясыйлар һәм авыртуны баса торган дару кадыйлар. Шуннан соң этне алга таба да тикшерү өчен хастаханәдә калдыралар. Ләкин, кызганыч, берничә сәгатьтән соң Шонның үлүен хәбәр итәләр.

 

Серияле һөҗүм итүләр

 

Марат сөйләгәнчә, күршедәге алабайларның башка этләргә һөҗүм итүе беренче генә түгел икән. Узган елның язында этләр шунда яшәгән тагын бер кешенең этен өзгәләгән. Ә сентябрьдә алабайлар беренче тапкыр Шонга һөҗүм итә, дөрес, ул вакытта хәлләр бу кадәр фаҗигале тәмамланмаган.

«Кич, соң гына эт өргән тавыш ишеттек. Мин ишегалдына чыктым һәм капка янында җирдә ике алайбның ятуын һәм Шонны тарткалавын күрдем», — дип сөйләде Марат.

Ир-ат ишегалдында ике яшь ир-егетне күрә. Аларның берсе алабайларның хуҗасы булып чыга.

«Башта аның бер эте бауда булган. Икенчесе ирекле генә йөгереп йөргән. Ике алабай да борынчыксыз булган. Күрәсең, ул этләрне тотып тора алмаган һәм алар безнең капкага ташланганда элмәктән ычкынган», — диде Шонның хуҗасы.

Шуннан соң Шон берничә көнгә югалып тора. Гаилә яраткан этен бөтен җирдән эзли, питомник хуҗаларына, эт асраучыларга мөрәҗәгать итәләр, күрше авылларга баралар, белдерүләр тараталар. Күпмедер вакыттан соң аларга этнең ветеринарда булуын хәбәр итәләр.

«Ул хәлдән соң, икенче көнне этне Усадта яшәүче кеше тапкан була. Ул — элекке кинолог. Юл буенда канга баткан Шонны күргән. Ул ветеринарга мөрәҗәгать иткән. Бар да яхшы тәмамланды», — диде Марат.

 

Ул чакта ук Шонның хуҗалары полициягә гариза бирә һәм рухи зыянга акча алу өчен судка иск бирә. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында эш ябыла.

 

Аннан барысы да курка, шуңа күрә эндәшмиләр

 

«Ул берничә тапкыр хөкем ителгән. Эш материалларында мин аңа закон ягыннан дәгъваларның күп булуын күрдем. Бистәгә шундый этләр белән килгәнен белә торып та, участковый ни өчен берни дә эшләмәгән?» — дип аптырый Марат.

Кайбер мәгълүматлар буенча, алабайларның хуҗасы билгеле бер даирәдә танылган кеше, исеме Артем. Күптән түгел ул Казанда шау-шу тудырган бер эшнең фигуранты булды.

Ике ел элек Казанда яшәүче бер адвокатның йорты ишегалдына билгесез затлар бозау башы салынган кара капчык ташлап калдыра. Соңрак полицейскийлар юристны шул рәвешле куркытырга теләгән кешеләрнең берсе Артем булуын ачыклый.

Ирләр Казанның Совет районы судында хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә. 2019 елның июнендә башбаштаклык турындагы маддә буенча суд Артемны ике елга шартлы рәвештә хөкем иткән.

Марат сөйләвенчә, күршесенең аралашу манерасы буенча да, аның кайдадыр 90нчы елларда «батып» калганын аңларга була. Аның йортында һәрвакыт спорт костюмнары кигән, машиналы яшь ир-атлар җыела һәм үзләрен «урамның хуҗалары» кебек тоталар.

«Кешеләр алар белән низагка керми. Халыкка ниндидер ызгышлар, кемнеңдер борынын җимерүләр кирәкми. Урап узарга, дәшмәскә, түзәргә тырышалар», — диде Марат.

 

Гаделлеккә ирешергә телиләр

 

Яраткан йорт хайваны үлгәннән соң, Марат бу эшне үз агымында гына калдырырга теләми. Бу хәлдән соң кызы һаман да рәтләнә алмый һәм урамга чыгарга да курка икән.

«Баланың проблемалары барлыкка килде. Без ярдәм сорап психологка мөрәҗәгать иттек. Кызыбыз үз эченә бикләнде, өйдә үз генә калырга курка башлады. Хатыным инде икенче ай эшләми, һәрвакыт өйдә кызыбыз белән тора», — диде Марат.

Шонның хуҗалары полицейскийлар бу хәлгә ачыклык кертер һәм алабайларның хуҗасын җаваплылыкка тартыр дип өметләнә. Шушы көннәрдә прокуратураның бу эш белән кызыксынуы билгеле булды, тикшерү башлануы турында да мәгълүмат бар.

Марат әхлакый зыянны түләттерү өчен судка биргән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев