Мәдәни җомга

Урып-җыю кампаниясендә лидер районнар: Алексеевск, Чистай һәм Арча

Республика кырларында урып-җыю эшләре тәмамланды диярлек. Аграрийлар өчен быелгы җәй аеруча катлаулы булды. Корылык сәбәпле, уңыш та әллә ни куандырырлык түгел. Барлыгы 2,3 млн тонна уңыш җыеп алынган.

Һәр гектардан чыккан уртача уңыш – 15,4 центнер тәшкил итә. Быелгы уңыш былтыргының яртысы кадәр генә. Әмма шунысы да бар, авыл хезмәтчәннәре мондый табигать шартлары белән 2010 елда ук очрашкан иде. Ул вакытта уңыш 668,2 мең тонна гына чыкты. Быел исә бу сан 3,5 тапкырга артыграк.  

– Игенчелек культурасын арттыру, уңыш формалашу процессында тырышып эшләү, үсемлекләрне дүртәр тапкыр эшкәртү үзләренең нәтиҗәләрен бирде. Һәр гектарга 72,7 кг минераль ашлама кертелде, бу узган елгыдан 9 процентка артыграк. Моның кадәр ашлама кертелмәгән булса, уңыш азрак булырга мөмкин иде, – дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында.       

Урып-җыю кампаниясендә лидер районнар исемлеге дә билгеле. Алексеевск, Чистай, Арча хезмәтчәннәре 100әр мең тоннадан артык ашлык суктырган. Гектарыннан иң зур уңышны Тукай районы алган – 21,7 центнер. Исемлек башында Тәтеш, Чистай, Балтач, Зәй районнары да бар. Рейтинг ахырында Әлмәт (6,9 ц/га), Югары Ослан (9,6 ц/га), Кайбыч (10,3 ц/га) районнары.

 

 

Эре агрохолдинглар арасында аерылып торучылар – «Агросила» (18,2 ц/га, 211,4 мең тонна тарттырылган) һәм «Ак Барс» җәмгыятьләре (13,3 ц/га, 175,7 мең тонна тарттырылган).

Бөртекле культуралар җыеп алынса да, кырда эшләр әле дәвам итә. Кукуруз, көнбагыш, рапс, шикәр чөгендерен җыеп аласы бар.
– Буа районы шикәр чөгендерен алуга шушы көннәрдә керешәчәк кенә, Зәй районы 1 412 гектар мәйданнан җыеп алды. Гектарына – 180 центнер туры килә. Узган ел белән чагыштырганда, 45 процентка кимрәк. Гомумән алганда, әлеге культураның уңышы кимендә 1,6 млн тонна булыр дип көтелә. Бүгенге көнгә 2,4 мең тонна бәрәңге казып алынды, уртача уңыш – гектарыннан 172 центнер. Халыкның бәрәңге игү мәйданнарын күз алдында тотып, барысы 1,0 млн тонна икенче икмәк алу планлаштырыла. Бәрәңге белән халыкны тулысынча тәэмин итә алачакбыз, – диде Марат Җәббаров.

Ә менә яшелчәләр белән тәэмин итү нибары 65 процентка гына булыр дип фаразлана. Җитмәгән кадәресен илнең көньяк төбәкләреннән кертәчәкләр.     
Уңыш азрак булгач, терлекләргә азыкны җитәрлек күләмдә әзерли алырлармы? Әлеге сорауга министр, узган елгы запасның булуы ярап куйды, диде. Терлекләргә азык әзерләү 92 процентка үтәлгән. Бу эш әле дә дәвам итә. Аграрийлар кукурузны силоска сала. 147,2 мең гектарда көнбагыш та җыеп алынасы бар.

Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү белән дә мәшгульләр. Алар 540 мең гектар мәйданны алып торачак, планлаштырган мәйданның яртысы чәчелгән дә инде. Көннәр коры торгач, туфракта дым булмагач, аграрийларда чәчү эшенә чыгаргамы-юкмы дигән сорау да туган булган.

– Бүген безгә яңгыр кирәк, әлбәттә, әмма чәчми тормый да булмый. Яңгыр яумаса, чәчкән орлыкның тишелеп чыкмау проблемасы бар. Яңгыр явар дип өметләнеп торабыз, – диде министр.  
Көзгә кердек, кышка запас туплап калу өчен, шәһәр халык авыл хуҗалыгы ярминкәләрен көтә башлый. Ярминкәләр 11 сентябрьдән һәр шимбә үткәрелә башлаячак. Бу атнаның шимбәсендә “Казан” агросәнәгать паркында Бакчачы көне билгеләп үтеләчәк.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: