Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ураза гаете алдыннан Казан телебашнясын бәйрәм яктырткычы бизәячәк

Аны бүген 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак.

Бүген Казан телебашнясында иртәгә билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме уңаеннан архитектура-сәнгать яктырткычын кабызачаклар.

ТР Цифрлар министрлыгында хәбәр итүләренчә, шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәм яктырткычын 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрә алачак.

Исегезгә төшерәбез, Ураза бәйрәме уңаеннан Казан халкын өстәмә ял көтә. РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә бүген эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Маршрутлары мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты иртәгә 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән уку белән башланып китәчәк.

 

kzn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев