Тынычланырга ярамый: Татарстанда янгыннар белән бәйле вәзгыять катлаулы
Май башыннан ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең икенче планнан тыш утырышы узды. Сәбәбе-республикада янгыннар саны арту.
Комиссия утырышын республика Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы утырыштан соң республикада янгын буенча хәл уңай якка үзгәрмәгән - ул элеккечә катлаулы булып кала бирә. Песошин Тукай районында - “Кама” СНТ территориясендә 26 бакча йорты януы хакында искә төшерде. Моның сәбәбе кипкән үләнне яндыру булуы ачыкланды.
"Ут бер сәгать эчендә таралды. Бу очракларда бакча җәмгыяте җитәкчелегенең җитешсезлеге күзәтелә», - дип белдерде Премьер-министр.
Песошин уңай моментларны да билгеләп үтте - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең көндәлек профилактик рейдлары янгын санын киметергә мөмкинлек бирде.
Аннары сүзне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев алды. Ул хәбәр иткәнчә, яз башыннан Татарстанда профилактик төркемнәр җиде меңнән артык рейд уздырган. Алар вакытында инспекторлар 1,5 мең кипкән үлән һәм чүп-чар янгынын булдырмый калганнар. Моннан тыш, рейд барышында татарстанлылар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелгән.
"Федераль Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урман массивлары белән чиктәш торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә 1,8 мең планлы рейд үткәрде. Алар 751 хокук бозу очрагы тапкан, алар буенча 400 дән артык кисәтү бирелгән ", - дип белдерде Сергеев.
Яз башыннан бирле татарстанлыларга коры үлән һәм чүп-чар яндырган өчен барлыгы 450 штраф язылган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда штраф суммасы ике тапкырга арта, дип искәртте.
Аннары Сергеев статистикага күчте. Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан республика территориясендә 2,3 меңнән артык янгын булган.
Мондый күрсәткечләр узган елдан 9 процентка югарырак. Янгыннарда 90 кеше үлгән - узган ел белән чагыштырганда күрсәткеч 80% ка югарырак.
"Шуңа да карамастан, комиссиянең соңгы утырышыннан без янгыннар санын киметә алдык. Моннан тыш, һәлак булучылар һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимеде ", - дип өстәде Сергеев. Ул тагын бер кат Татарстанда вәзгыять киеренке булуын билгеләп үтте, шуңа бәйле рәвештә янгынга каршы махсус режимның гамәлләрен 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим итте. Аның тәкъдимен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хуплады.
«Температура югары тора, мондый һава торышы тагын ким дигәндә ун көн дәвам итәчәк. Безнең урманнарны ябу документы чыкты, янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Хокук бозучылар булса, әйтегез. Без барысын да прокуратура белән килештерәбез. Кызганычка каршы, гражданнарның нәкъ менә мәгьнәсезлеге аркасында янгыннар килеп чыга", - дип белдерде Нигъмәтуллин.
Үзенең чыгышы вакытында Сергеев янгыннарның күпчелек өлеше коры үлән яндыру аркасында килеп чыгуын билгеләп үтте. Бу җәһәттән биш район аеруча проблемалы- Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Биектау һәм Тукай районнары. Шуннан соң бу районнарның өчесе - Әлмәт, Тукай һәм Яшел Үзән башлыклары кыскача доклад белән чыгыш ясадылар. Алар ел башыннан булган янгыннарның саны һәм һәлак булганнарның һәм яралыларның саны турында кыскача хисап тотты. Моннан тыш, алар ел башыннан үз муниципалитетлары территориясендә булган иң эре янгыннарны анализлаганнар.
«Без торак йортларны һәм авыл җирлекләрен йөреп чыгабыз. Төркем составына янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, социаль хезмәтләр, авыл җирлекләре вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре керә, - дип белдерде Әлмәт районы башлыгы.
Алар янгын турында аерым хисап тотты. Күп балалы гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге татарстанлыларга аеруча зур игътибар бирелде.
Чыгыш тәмамланганнан соң, сүзне Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин алды. Ул суда булган хәлләр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел республика сулыкларында җиде кеше батып үлгән. Кичә Кукмара районында кеше коену вакытында һәлак булган, бу агымдагы елда беренче суда бату очрагы.
"Температура бик эссе, ләкин су һаман да салкын. Хөрмәтле коллегалар, мин моңа аеруча игътибар итүегезне сорыйм. Тиздән җәйге каникуллар башлана, мәктәп укучылары балалар лагерьларына барачак, - дип мөрәҗәгать итте комиссиягә Хәбибуллин.
Утырыш азагында Рөстәм Нигъмәтуллин муниципалитетлар башлыкларыннан янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтүләрен сорады.
"Янгын куркынычсызлыгы буенча вәзгыятьне контрольдә тотмасак - тәртип булмаячак. Бу, әлбәттә, күңелсез эш - искә төшерергә һәм җәзаларга, ләкин моны эшләргә кирәк ", - дип йомгаклады Нигъмәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев