Мәдәни җомга

Туйдык синнән, вирус

Үзизоляциядән котылдык, вирустан – юк. Көн туса, яңа хаста, корбаннар сорап тинтерәткән COVID – 19 белән янәшә яши торгач, инде элек гомердә булмаган сәер гадәтләр дә күзәтелә башлады.

Кибеткә-мазарга кергәндә, ишек ачык булса, шөкер дип куанып куясың. Кырыкмаса-кырык кеше тоткан ишек тоткасына кагыласы түгел ич (перчатка – дефицит). Тик битлекне тиз генә киеп, бусаганы узуга, эчтә халык күп икән, кысыр шатлыкны янә шөбһә алыштыра. Бәлки, анда симп­томсызлардан берәрсе, мыш-мыш килеп, вирус таратып торадыр. Алар бит авыру авыздан сулыш саен миллионлап чыга, ди. Бер-ике кеше әнә бөтенләй битлексез. Чәчтарашта алай хафаланасы булмады үзе. Чәч алучы таныш кызларны, әллә матур елмайганга, чир таратучы итеп аз гына да күз алдына китереп булмый. Шундый чибәркәйдә ничек вирус яши алсын? Тик барыбер кибеттән кайткан шикләр куерып, кайчак яшиселәр килми башлый. Кемнәр генә тотмаган, кайсы куллар аша гына узмаган йөз төрле полиэтилен төргәкләрдә, бәлки, ул таҗлы зәхмәтләр кукраеп утырадыр. «Менә, рәхмәт төшкере, чираттагы корбан», –  дип сиңа карап ыржаеп елмаядыр. Ә ризыксыз булмый, стресстан гел ашыйсы килеп тора. Бер ай эчендә өч кило «привес».

Шул чагында таҗлы вируска ышанмыйча, аны «барановирус» дип атаганнар искә төшә. Янәсе, җыен сарык кына ышана аның барлыгына. Вәт рәхәттер ул хәшәрәтнең булмавына инанып гомер итү. Вирус юк, булмаган да, бөтен тирә-як стерильный, бетте-китте. Тик, сизеп торам, алай уйлау­чылар кими. Чөнки эләктергәннәр һаман да артуда. «Пик» диләр, «плато»* диләр, тик тегесенә дә, монысына да җитә алган юк әле. Әлегә «менәбез». Тауның башына җитеп, аякны салындырып утырмыйча гына тизрәк аска төшеп китәсе бик килә. Килә, тик менә бу атнада гына яуланган «почетлы» икенче урын белән нишләргә? Йоктырганнар саны буенча беренчелекне тоткан АКШ элек тә безгә бер яктан да махы бирмәде, узышмасак, хәерлерәк булмасмы?..

Җитдирәк сөйләшкәндә, бүген күпләр: «Ни өчен ниндидер Вьетнам дигән ил бер ай эчендә вирусны җиңгән, ник анда барысы 270 кеше авырган да, ник без зәхмәтне һаман туктата алмыйбыз?» – дип сорый. Чыннан да, халкы 100 миллионга якынлашкан, территория кечкенә булу аркасында берсе өстендә икенчесе яшәгән халык, бер уйлаганда, бүген яртылаш кырылып бетәргә тиеш иде бит инде. Ә анда, бер айлап булыр, бар халык эшли, бала-чага мәктәптә, ди. Белгечләр моны вирус сүзе ишетелү белән ил җитәкчелегенең кискен, хәтта ки гадәттән тыш чараларга баруы белән аңлата. Бәлки ул гадәттән тыш хәл Россиядә дә кирәк булгандыр? Март урталарында ук. Бөтен төбәкләрдә дә түгел, ә бары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә. Ә бәлки Мәскәүнең үзен (чирнең эпицентрын, дип укы) тулысынча ябу да бик җиткән булыр иде. Совет чорында таҗвирустан күпкә йогышлы чәчәк эпидемиясен, төбәкләргә чыгармыйча, 40 көн эчендә җиңү хакында язган идем инде. Шул алымны кабатламауны аңлау шәхсән миңа шактый кыен.

Тик, тырышканда, төшенергә мөмкин кебек. Беренчедән, 12-13 миллионлы (айдан артык блокадада тотылган Кытай каласы Уханьнан азга гына артык) башкаланы тулысынча ябып, халкын – фатирларга, килгән-киткәнне кунакханәләргә тутырып, бикләп асраганда, җаваплылыкны җитәкчелек тулысынча үз өстенә алырга, гаять олы финанс чыгымнарына барырга (мәркәз калада уртача хезмәт хакы гына да 95 мең сумга якын) тиеш булып чыга. Икенчедән, Мәскәү халкы, төбәктәгеләрдән аермалы буларак, юаш, басынкы, тыңлаучан түгел. Аларның ай буе дүрт стена эчендә утырасына ышаныч аз. Халык чыдамсызланып урамнарга сибелә, каршылык күрсәтә икән, бу – фетнә, социаль шартлау дигән сүз. Башкаладагы буталышларның ни белән бетәсен хакимият бездән яхшырак күзаллагандыр. Өченчедән, власть таҗлы вирусның, нык йогышлы булса да, үләт чире түгеллеген, 300-400 мең кеше чир йоктырганда да ул сан ил халкының 0,5 процентын да тәшкил итмәячәген чамалагандыр.

Бераз гомумиләштергәндә, чирлеләр санымы, икътисадмы, дигәндә өстенлек икътисадка бирелде кебек. Алты ел буена үсә алмый интеккән икътисад, карантин керткәч, бөтенләй аяктан егылыр, тышкы дошманнар каршында бөтенләй йончыган хәлдә калырбыз, дип уйлаулар да булгандыр. Бу урында күз алдына тук, имин елларда без җыйган зур «куркынычсызлык мендәре» – «кара көн»гә дип хәстәрләгән алагаем ике янчык килеп баса. Алтын-валюта запасы белән милли иминлек фонды (ФНБ). Янчык авызын аз-маз чишкән мәлдә дә халыкка, кече бизнеска аннан масштаблы ярдәм булмады, дию хак. Авыр чакта кулланмагач, ул маяны без нәрсәгә дип туплаган идек соң? Өстендә утырыр өченме? Сүз – «вертолет акчасы» дип аталган «һавадан сибелешле» киң ярдәм турында. Әнә ич Россия дә кергән «Зур егермелек» илләре халык һәм эшкуарлар дүрт күз белән көткән андый ярдәмне күрсәтте һәм күрсәтә. Ул илләрнең сәясәтче, икътисадчыларын акылсызлыкта кем генә гаеп­ләр икән? Халыкны эш урыннарына кайтара башлаган бүген дә андый акча артык булмас иде. Чөнки күпләрнең хәле шактый мөшкел кала. Монысы – бер яктан. Икенче яктан, барыбыз да эш урыннарына чыккач, эпидемиянең икенче дулкыны яралмасмы, дигән сорау да туа.

Ә төп сорау шундый: без биредә – Россиядә гомумән ул вирусны җиңәргә теләдекме, телибезме? Әллә инде язмыш белән килештек, табигый сайланышка кердекме? Вируслы яшәештә әхлак бармы? Илбашы үз чыгышында, Джек Лондон хикәясен, индеецлар кабиләсенең картларны, ризык юклыктан, үләргә калдыру гадәтен искә алып: «Безнең генетик код андый түгел», – диде. Әйе, андый була алмый. Дөнья киң, урын бар кешегә дә җитә. Ризык та. Көрәшәсе, җиңәсе иде. Дәүләт бит ул – без акча җыеп кулына тоттырган, без яллаган, без сайлап куйган, халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешле инструмент. Сугыш чыгамы, ачлык киләме, күрелмәгән вирус якага ябышамы, нәтиҗәле көрәшне ул оештырырга тиеш. Битлекне салып, болгап атмаган тәкъдирдә дә, вируслы тормыш дигән, барыбыз да кергән караңгы тоннельнең теге башында яктылык күрәсе килгән көннәр бүген.

 

Наил Шәрифуллин

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: