Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашу көтелә

Тукай музеенда узачак «Әйдә халыкка хезмәткә!» исемле очрашуда тамашачылар кандидатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2021 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.

«Ел саен март–апрель айларында Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде», — дип хәбәр итте музейның директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Тамашачылар кандидатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак.

Тукай премиясенә 2021 елда кандидатлар түбәндәгеләр:

 

-  «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин; 
- «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; 
- «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов; 
- Милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев; 
- Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина; 
- «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев; Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен - Фирдәвес Ханов; Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов; 
- Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.


Очрашуга керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843-59) 0-86-67. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев