Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды

Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.

«Тарихи чыганаклар буенча, чәчүләр беткәч, Сабантуй алдыннан Кышлау авылы халкы урам белән бүленеп төркем-төркем чишмәгә җиз самавыр агартырга төшә торган булган. Әлеге йола бер атнага сузылган. Әниләрен көткәндә балалар уеннар уйнап күңел ачкан. Билгеле бер көндә чишмә янында халык җыелып кичке уен оештырган. Шушы онытыла барган йоланы торгызырга һәм киләчәк буынга тапшырырга теләдек», – диде Кышлау авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Шакирова.

Фестиваль Әтнә районы башкарма комитеты, Әтнә мәдәният бүлеге, Әтнә район мәдәният йорты, Кышлау авыл җирлеге, Кышлау мәдәният йорты тарафыннан оештырылды.

Катнашучылар фольклор этнографик күренеш, халык җыры, халык биюе, инструменталь башкару (гармун, баян, кубыз, курай, думбра) номинацияләрендә чыгыш ясады.

«Әлеге фестиваль районда беренче тапкыр үткәрелә, ул дәвамлы булсын иде. Арча, Биектау, Балтач районнарыннан һәм Мари Эль республикасыннан килгән үзешчән коллективларга зур рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Бүген әлеге чарадан һәркемгә рухи, иҗади азык алырга насыйп булсын», – диде Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Алия Абдуллина.

 

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X