Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әтнә районында Сибгат Хәким музеенда Лена Шагыйрьҗанны искә алдылар

4 июнь – республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан туган көне иде.

Сибгат Хәким музеендагы экспозицияләре янында музей җитәкчесе Хәкимуллина Г.Г. “Күлле Киме кырларыннан офыклар киң күренә” дигән темага шигъри кичә уздырды. Туган якка, туган телгә багышланган шигырь һәм поэмаларын сөйләп, Лена Галим кызы Шакирҗанова турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Аның тормыш юлы, иҗаты турында мәктәп яны лагерена йөри торган укучылар да, авылдашлар һәм килгән кунаклар күп мәгълүмат алдылар. Кичәгә махсус чакырылган пенсионер укытучы Каюмова Розалия үзенең истәлекләрен сөйләп, җырлап та күңелләрне күтәрде. Кичәдә булган һәркем Лена Шагыйрьҗан иҗатына тирән ихтирам, хөрмәт , зур горурлык хисе тоеп утырды.

 

"Әтнә таңы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев