Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театрында Венгрия режиссерының «Ядәч! Исемдә!» спектакле премьерасы була

Музыкаль трагикомедия тамашачыга 2 декабрь көнне тәкъдим ителәчәк.

2 декабрьдә Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» дип исемләнгән музыкаль трагикомедиясенең премьерасы була.

Спектакль режиссеры — Сәрдәр Таһировский. Ул Казанда туып-үскән һәм егерме еллап Венгриядә яшәгән. 

 

 

«Спектакль 20 елдан соң Казанга кайткан кешенең шәһәрне ничек күрүе турында. Ул минем генә Казанга кайтуым түгел. Ул 80-90 еллардагы Казанга кайту. Мин үзем турында спектакль куймыйм, гаиләдәге вазгыять аша, глобаль хәлләрне күрсәтергә тырышабыз. Спектакльдәге хәлләрнең 70 проценты реаль, ә 30 проценты — тамашачы фантазиясе, андагы кешеләр дә реаль, исемнәрен генә үзгәрттем», — дип сөйләде ул.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сүзләренчә спектакль әсәре — берничә драматург иҗаты. «Ул кызыклы проект, алар әзер драматургия белән эшләми. Без берничә драматургны чакырдык, алар бу әсәрне репетицияләрдә тудыра. Төп драматург — Сәрдәр үзе, әлбәттә», — ди ул.  

 

 

Авторлар: Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина. Төп драматург — Сәрдәр үзе.

Спектакльдәге төп роль — Сәрдәрне Фәрхәт Мөхәммәтҗанов уйный. Ул үзенең театрга эшкә урнашканын әйтте. «Сәрдәр белән эшләве кызыклы, ул бик тә болытларда оча торган режиссер, аны аңлар өчен шул болытларга күтәрелергә кирәк. Без аңа татар телен дә өйрәтәбез», — ди ул.  

 

 

Гөлүзә Ибраһимова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев