Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе була

Чара галимнең 70 яшьлек юбилеена багышланган.

14 февральдә 18:30 сәгатьтә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе була. 

Җырлы-моңлы, шигъри иҗат кичәсендә халкыбызның яраткан шагыйрьләре, җырчылары, артистлары, юмористлары Алмаз Хәмзин, Мирсәет Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак. 

«Язучылар Берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал танылган шагыйрь генә түгел, күренекле галим дә. Ул — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе», диелә бу хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев