Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театрында дизайнер Наҗия Галимова студиясе ачыла

Ачылу тантанасы иртәгә «Карурман» спектакле алдыннан билгеләнгән. 16.00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә, 22 мартта, Тинчурин театрында танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың иҗат остаханәсе ачыла.

«Студия ачылу уңаеннан кичә кунакларын Наҗия Галимова белән аралашу, дизайнер киемнәре коллекциясе белән танышу көтә», дип чакыра Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Ачылу тантанасында тамашачыны Илүсә Хуҗина белән Оскар Юнысовның акустик концерты көтә. Кунаклар «Түбәтәй» кафесы ризыклары белән сыйлана алачак.

Ачылу тантанасы театрда «Карурман» спектакле алдыннан каралган. 16.00 сәгатьтә башлана.  

 

 Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев