Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театры “Тукай эзләреннән” квестын башлый

«Тукай эзләреннән» квесты Тинчурин театрының режиссеры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект.

Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Шүрәле, Батыр чыгышы ярдәмендә Тинчурин театры белән танышалар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук музейда, бутафория цехында, өс киемен салу урынында, портретлар залында булалар һәм «Күңелле стартлар» һәм «Еракка сикерү» уеннарында катнашалар. Квест вакытында балалар Габдулла Тукайның иҗаты белән танышачаклар.

Мавыктыргыч квестның ахырында шагыйрьнең үзе белән «очрашу» көтә. Очрашуда Тукай балаларга яңа әсәрен укый. Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов мәктәп укучылары арасында татар теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну тудыру өчен оештырыла.

Квестта театр хезмәткәрләре – Татарстаннның атказанган артисты Илсур Мортаза, Алмаз Муллаянов, Әдилә Хәсәнова, Ләйсән Вәлиәхмәтова, Рәйсә Борһаниева катнаша. Квест июнь, июль һәм август аенда уздырылачак.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев