Мәдәни җомга

Тәүфикъ Әйди – хөрлек байракчысы

Тәүфикъ Әйдине фикердәшләре Гаяз Исхакый, Габдерәшит Ибраһимов, Садри Максуди кебек милли әләмчеләрнең лаек дәвамчысы урынына кабул итсә, әсәрләре дә, компас угыдай, безгә халыкның милли аңын уяту һәм берләшү юлын яктыртучы учак шикелле хезмәт итә иде. 

Май аенда 1970-2000 еллардагы татар әдәбиятында хөрлек байракчысы һәм бөтен Җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребезне бөртекләп җыючы, сагыздай берләштерүче буларак танылган Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел тулды. 


Әдип үзе шактый иртә, 2001 елда ук, 60 яшен тутырырга бер ай кала вафат булган иде. Ни кызганыч, чирек гасырга сузылган әдәби эшчәнлек елларында ул балалар һәм өлкәннәр өчен язган «Боҗра», «Кайда да кадерле», «Тылсымлы көч», «Яңа уен», «Елан угы», «Иблискә ришвәт» кебек роман, повесть һәм хикәяләр җыентыклары гына нәшер итеп өлгерде. Ә газиз милләте хакына янган-көйгән замандашлары өчен аның «Безгә ни булды?», «Аһ, туган каумем газиз!», «Йөртә безне язмышлар», «Без батырган саен калыккан», «Кардәшләр кочагында» шикелле, йөрәк каны белән язылган милләтпәрвәр әсәрләр җыентыклары үтә тансык һәм кадерле иде. Т.Әйдине фикердәшләре Гаяз Исхакый, Габдерәшит Ибраһимов, Садри Максуди кебек милли әләмчеләрнең лаек дәвамчысы урынына кабул итсә, әсәрләре дә, компас угыдай, безгә халыкның милли аңын уяту һәм берләшү юлын яктыртучы учак шикелле хезмәт итә иде. 

Милләтпәрвәр маякларның язмышы җиңел булмый. Тәүфикъ Әйдинең дә тәрҗемәи хәле бик гыйбрәтле. Ул Бөек Ватан сугышы башланырга ай ярым кала, дөньяга Мәскәү өлкәсенең Кривандино районында пәйда булган. Әнисен, яшь кенә татар кызын, Шатура электр станциясе тирәли җәелгән торф ятмаларыннан ягулык әзерләү өчен ошбу тарафка мәҗбүриләп куып китергәннәр дә ул шушында үзенә яр тапкан. Тәүфикъ туганнан соң, билгеле инде, туган ягына – Апас районының Түбән Балтай авылына кайтып китүдән башка чара калмаган. Тәүфикъ шушында мәктәпкә аяк баскан, әнисе 1951 елда Омск өлкәсенең Азов районына күчәргә мәҗбүр булгач, Тәүфикъка анда ике ел буена казах мәктәбендә дә укырга туры килгән. Аннары әүвәл Апастагы Бакырчы, бер елдан соң кабат Түбән Балтай авылына әйләнеп кайтканнар. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Тәүфикъ Алабуга китапханә техникумында укырга өлгергән, өч ел буе Түбән Балтай китапханәсендә хезмәт юлын башлаган. Аннары инде Казан шәһәренең «Оргсинтез» берләшмәсендә слесарь-аппаратчы, халык иҗат йортында – методист, Язучылар берлегендә – әдәби консультант. 1973 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлаган, 1983-1985 елларда Мәскәү каласындагы Югары әдәби курсларда белем алып кайткан. Унике ел буена «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкләгән, ел ярым чамасы «Татарстан» журналында эшләп алган. 1998 елда «Аваз» исемле хосусый нәшрият ачуга ирешкән, әмма үзе теләгәнчә хезмәт һәм иҗат итү тәмен нибары ике ел чамасы гына татып калган...

Мондый коры хисап вакытында Тәүфикъ Әйдинең таныш-белешләре арасында татар милләтенең, аеруча милли мәгарифнең аяныч хәле турында әйткән фикерләре өчен 1970 еллар үрендә үк махсус органнар күзәтүенә эләгүе дә, ә тегеләрнең Ежов-Берия ысулларын сагынудан һәрбер Яңа ел алдыннан диярлек милләтпәрвәр әдипне Черек күлгә алып китеп, анда атна буе сорау алып газаплавы, Тәүфикъның исә, өенә әйләнеп кайтканнан соң, берәр ай чамасы аягына баса алмыйча интегүләре турында тәфсилле сөйләп булмый. Моңа өстәп, алар Тәүфикъка эшкә урнашырга, фатир алырга да ирек бирмәгән бит, буйсынмас җан, боларга үч итеп һәм кулына балта-пычкы тотып, җәйге айларда шабашчылар бригадасы белән чит якларга чыгып китәргә, ахыр чиктә Северный бистәсендә үзенә аерым йорт салып керергә мәҗбүр булган. Сынмаган, тезләнмәгән, нәкъ үз китапларында язганча – «батырган саен калкып чыга» белгән...

Аның хезмәтләренә сокланмый мөмкин түгел. 1990 еллар җиткәнче, без Румыниянең Добруджа каласында 35 мең ногай, Финляндиядә меңнән артык татар, Урта Азия һәм Кавказ республикаларында ике миллионнан артык, алардан тыш әле ерак Көнчыгышта һәм Себердә, Балтыйк буенда, Төркиядә һәм Украинада йөзәрләгән мең милләттәшебез бар икәнен ныклап белми дә идек. Ә Тәүфикъ Әйди шушы төбәкләрнең һәммәсен йөреп чыкты, анда меңәрләгән фикердәш табып, аларның мөстәкыйль Татарстан өчен янып-көеп яшәве турында матбугат битләрендә оран салды. Ул безгә Балтыйк буе республикаларындагы эстон, латыш халыкларының үз милли матбугатларын саклап калу хакына гаилә саен 9-10 ар балалар һәм өлкәннәр газета-журналларын алдырулары, үз телләрен чын дәүләт теленә әйләндерү өчен кылган гамәлләрен үрнәк итә иде. Ләкин без хөрлек-мөстәкыйльлек юлында эстон-латышлар дәрәҗәсенә үсеп җитә алмаганбыздыр, ахрысы, шуңа күрә суверенлык турында декларация кабул итеп, бер-ике дистә ел үтүгә үк, милли мәгарифсез, ирексез һәм хокуксыз да калдык...

Тәүфикъ Әйдинең, милли газета-журналларыбызга әбүнәчеләр җыю хакына велосипед белән районнардан-районнарга, хәтта Башкортстан белән Оренбург җирләренә дә чыгып китүе хакында бүген гаҗәпләнеп сөйлиләр. Фидакярлек һәм үз-үзен аямау кебек сыйфатлары, аһ, асыл булган шул! Ә милләттәшләренә эчкерсез ярдәм кулын сузуы? Оренбург өлкәсенең Каргалы авыл мәктәбендә бүген дә сагыналар. Үзе килеп, татар тарихы турында күп сәгатьлек лекцияләр сөйләп китүе бер хәл, Казанга кайтканнан соң да Тәүфикъ аларга, унар китап туплап, дистәгә якын посылкалар юллаган. Бүгенге әдипләр арасында әнә шулай – үз хисабына чит төбәккә нәни китапханә юллап ятучы фидакярләр, ай-һай, күренми бит!..

Тәүфикъ абыйның мин фәкыйрегезгә карата кылган изгелекләре турында да әйтми кала алмыйм. 1993 елда «Татарларның яшерелгән тарихы» дигән китабым пәйда булуга ук, Тәүфикъ абый аларны Казахстан һәм Әзәрбайҗандагы дуслары кулына да илтеп ирештерде. Һәм мин бөтенләй дә өмет итмәгән 1995 елда әлеге хезмәт казах телендә 55 мең данә булып нәшер ителде, ә Баку университеты галимнәре аны Җир шарының җиде күренекле теленә тәрҗемә кылып таратты...

Тәүфикъ Әйдинең Апас районындагы юбилей чараларына Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының Башкарма рәисе Нурия Хашимова, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, республиканың халык әдипләре Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, күренекле галимнәребез Индус Таһиров һәм Тәлгат Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессыннан Ринат Закиров, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Лирон Хәмидуллин, Газинур Морат белән Вахит Имамов, шагыйрә Фәүзия Солтан, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина чакырылган иде. Юбилейны оештыруга район хакимиятеннән тыш, Тәүфикъ Әйдинең улы Айнур Әйделдинов белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин күп көч куйды. Сәфәребез Казан янәшәсендәге Әлдермеш авылында Тәүфикъ Әйдинең каберен яд итүдән башланды. Анда безне Биектау район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендәге делегация каршы алса, Апас бистәсе үзәгендә дә Равил Хисаметдинов һәм аның кул астындагы хакимият хезмәткәрләре гармун моңы һәм чәкчәкләр белән каршылады. 

Апас буенча сәяхәтләр кылдык. Сүз дә юк, соңгы елларда Апас нык яшәргән, матурланган, төзекләндерелгән. Районның төбәк тарихы музее, сәнгать мәктәбе, ЗАГС бүлеге, мәдәният йорты, бистәнең үзәгендә булдырылган Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм фронттан Җиңү яулап кайткан райондашлар, каһарман җәлилчеләр мемориаллары, Советлар Союзы һәм Социа­листик Хезмәт Геройлары, күренекле якташлары хөрмәтенә куелган сыннар колоннасы – һәммәсе сокландыра. Ләкин бистә үзәгенә тупланган танк, бронетранспортер һәм туплар күплеге, Апас туфрагы белән һичнинди бәйләнеше булмаган Суворов, Кутузов, Нахимов, Жуков, Рокоссовский һ.б. хәрби шәхесләрнең сыннары монда пәйда булган милитаристлык рухын яшереп кала алмый. Россияне өзелеп ярату, бәлки, бик кирәкле шәйдер, әмма халкының 92 проценты татарлардан хасил районны бу дәрәҗәдә сугышчан рухта һәм яңа корбаннар бирүгә тәрбияләү, мөгаен, урынсыздыр.

Төбәк музеенда Тәүфикъ Әйдигә багышланган почмак әзерләнгән. Әлегә бай түгел-түгелен, ләкин якташлары ярдәме белән камилләшми калмас. Район мәдәният йорты да безне каләмдәшебезгә багышланган махсус стенд белән каршы алды. Т.Әйдигә хөрмәт зурдан. Мәгәр безнең халык каһарманнарның исемнәрен урамнарга кушып, яисә алар хөрмәтенә һәйкәл-сыннар калкытып гадәтләнгән. Тәүфикъ Әйди кебек, тыныч-имин елларда да чиләнгән-газапланган, әмма милләтнең хөрлеге хакына тез чүкмәгән каһарман исемен мөмкин кадәр тизрәк арабызга кайтарасы иде...

Безнең сәфәр мәдәният йортында районның татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре, сәнгать вәкилләре белән очрашу һәм әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды. Тәүфикъ абый вафат булганнан соң, аның исемен һәм иҗатын мәңгеләштерү юлында башкарылган гамәлләр сокланырлык. Татарстан Президенты ярдәме белән 2015 елда Т.Әйдинең 4 томлык сайланма әсәрләре дөнья күргән. Халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкләгән «Җыен» фонды Тәүфикъ абыйга багышлап, «Шәхесләребез» сериясеннән махсус публицистик һәм библиографик җыентык әзерләп чыгарган. Сүз уңаеннан, «Мәдәни җомга» газетасы да Т.Әйдинең бик күп язмаларын кабаттан бастырды, аның гомер юлына багышланган мәкаләләр дә дөнья күрде. Мең шөкер, Тәүфикъ абыйны Язучылар берлеге дә, фән даирәсе дә һич онытмый, хөрлек өчен көрәштә аның рухы безгә һаман кирәк. Әтисенә тугры һәм ихтирамлы булып яши белгән улы Айнур Әйделдиновка да олы рәхмәт!

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: