Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камага Кырым татар театры гастрольләр белән киләчәк

Тамашада заманча техник чаралар, мультимедиа экраны кулланылуы да мәгълүм.

31 мартта Түбән Камада Кырымның «Алтын бишек» театры артистлары тамаша күрсәтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бер спектакльдә гаҗәеп рәвештә Вильям Шекспир һәм Проспер Мериме, Жорж Бизе һәм Леонард Бернстайн геройлары тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә оештыручылар.

Шулай ук тамашада заманча техник чаралар, мультимедиа экраны кулланылуы да мәгълүм.

Сәхнәдә Нью-Йорк, Мәскәү, Вашингтон, Рим, Эдинбург, Истанбул, Киев, Ташкент, Казан, Брест, Бохара, Гданьск, Астана, Бакуда һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясаган Кырым татар артистлары чыгыш ясаячак.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев