Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада яшәүчеләргә эшкә велосипедта килергә тәкъдим итәләр

Җомга көнне, 20 майда, Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителмәвен күрсәтергә тиеш.

Узган ел «Эшкә велосипедта» акциясе Россия Федерациясенең 35 субъектында узды. Аңа 400дән артык компания кушылды, алардагы хезмәткәрләрнең гомуми саны 1 миллионнан артык кеше тәшкил итте. Түбән Камада акция елга ике тапкыр уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар барлык катнашучылар өчен дә күңелле сюрприз әзерләде. Шәһәр һәм районның биш ноктасында барлык велосипедчыларга җиләк-җимеш һәм зур булмаган сувенирлар таратылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев