Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Түбән Камада – әдәби десант

Узган җомга көнне берьюлы ун язучыны Түбән Кама каласына кунакка чакырдылар.

Ярты ел чамасы элек Мөслим районы башлыгы булып торган Рамил Муллинны Түбән Камага күчереп куйдылар, ә ул әле туган җирендә үк ел саен әдәбият көннәре уздыруны гадәткә керткән иде, менә шул йоланы хәзер яңа урынында да дәвам итә икән. Сәбәбе дә җитди – Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың алтмыш яшьлек юбилее, Рамил Хәмзә улы аны Түбән Камада да билгеләп үтәргә карар кылган.


Берлек рәисе Р.Зәйдулла җитәкчелегендә, составына Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Вакыйф Нуриев, Хәбир Ибраһимов, Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина кергән әдәби десант булып, Түбән Камага юнәлдек. Көндезге унбер тулганда, Г.Тукай исемендәге үзәк китап­ханә каршында шәһәр башлыгы Р.Муллин үзе каршы алды. Әүвәл шул китапханә залында Ркаил дустыбыз һәм әдәбият сөючеләр арасында очрашу үткәрделәр. Аннары, нәкъ Мөслимдәге шикелле үк, байтак тарафка сәяхәтләр башланды. Бөек сынчы һәм рәссам Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары да очрашуга ныклап әзерләнгән. Сан ягыннан республикада иң эре саналган гимназиядә 1200 дән артык бала укый, аларга гыйлем бирүче укытучылар саны да 70 тән арта. Гимназия бинасында сәнгать мәктәбе филиалы да эшли, шулай булгач, билгеле инде, иркен фойеда сабыйлар җырлап-биеп тә, музыка коралларында уйнап та каршылады. Аннары аерым сыйныфлар буенча таралдык. Мин фәкыйрегезгә тугызынчы сыйныф туры килгән иде, “Беренче гонорар” атлы тәүге хикәям генә түгел, “Утлы дала”, “Тозлы яра” романнары буенча да сорау яудыра-яудыра, тиргә батырдылар. Туган телендә теттереп сөйләшүче балалар белән әңгәмә кору күңелгә май булып ятты, “аһ, барча татар укучылары да шундый булса икән!” – дигән җылы теләк белән саубуллаштык.

Әхсән Фәсхетдинов атлы талантлы рәссамыбыз гомеренең байтак елларын Түбән Кама каласында уздырды, биредә Кызыл Чишмә тирәсен, шәһәрнең байтак мәдәният үзәкләрен һәм мәктәп диварларын бизәүдә катнашты, шушында Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һәм “Халык рәссамы” дәрәҗәсенә лаек булды. Үзен вафатыннан соң да сагынып яшиләр, Чулман елгасы буендагы Кызыл Чишмә янында аның исемендәге махсус музей төзеп куйганнар. Тыштан караганда бик гади күренсә дә, эче затлы һәм заманча. Музейның беренче катын Әхсән ага яратып иҗат иткән өй, абзар, мунча, җил, урман... ияләренең рәсемнәре, табигый агачтан кисеп алынган Шүрәле сыны, төрле ботак һәм такталардан ясалган ат сурәтләре бизи. Шушында ук рәссам кулы белән ясалган бөек Тукай рәсеме, Әхсән аганың шәхси автопортреты, хәтта берничә эш коралы һәм ул утырып агач эшләгән эскәмиягә тикле куелган. Ә музейның икенче катында берникадәр вакыт саен яңарып торучы төрле күргәзмәләр үткәрелә, без барган көндә диварларны туган як табигатен сурәтләгән искиткеч матур фотоэтюдлар бизәп тора иде...

Шәһәр үзәгенә кабат кайтышлый балаларның 1 нче сәнгать мәктәбенә кердек. Өч сыйныфта өч төркемнең сәнгати уку дәресләре белән таныштык, укучылар ясаган рәсемнәрне күреп хозурландык. Балаларның һәммәсе дә рәссам яки дизайнер булып китмәс, әмма алар кече яшьтән матурлыкны, нәфислекне, сәнгати зәвыкны “тотып-татып” карарга өйрәнә, аларның һичкайчан җинаять юлына басмаячагына тамчы да шик юк, димәк, барча җәмгыятьнең сафлыгына да үз өлешләрен кертәчәкләр әле...

Ркаил каләмдәшебез юбилеен үткәрү тантанасы Түбән Кама татар дәүләт драма теат­ры коллективына йөкләнгән. Театрның заманча яңартылган бинасын элек тә күргәнебез бар иде. Әмма монда әле узган елда гына кече зал да ясап өлгергәннәр. Әүвәл шул залдагы экран аша һәркайсыбыз өчен таныш булган Әхсән Фәсхетдиновның иҗат эшләрен янә бер кат күздән кичердек. Аннары инде олы залга күчкәч, сәхнә түренә Ркаил Зәйдулланы чакырып чыгардылар. Ркаил Дәүләт Советы депутаты булганчы, шушы театрда әдәби бүлек мөдире булып эшләгән хезмәттәш бит, шуңа күрә әүвәл аны барча коллектив котлады. Шәһәр башлыгы Р.Муллин аңа Рәхмәт хаты тапшырды һәм котлау сүзләрен ирештерде.

Бераздан инде сәхнәне Ркаилнең “Нәгыймә” (атаклы Чыңгыз Айтматовның әнисенә багыш­ланган) һәм Л.Толстойның юбиляр тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән “Холстомер” спектакльләреннән өзекләр биләп алды. “Безнең килен кияү күргәнмени”, дигән төсле, күпчелек кунакның сәхнәдә атлар булып уйнаучы артистларны да тәүге тапкыр тамаша кылуы, шуңадырмы тын алырга да куркып күзәттеләр.

Кичәнең режиссеры һәм алып баручысы Рөстәм Галиев, билгеле ки, Казан кунакларын да сәхнәгә чакырды. Уныбыз да сөйләп вакыт сузмыйча, сүзне З.Мансуров белән Ркаилнең сабакташы Г.Морат кына алды, янә бер сабакташы – Л.Лерон юбилярга папаха бүләк итте. Мин фәкыйрегез күңелемнән генә соңгы айлар буе җанымны телгәләгән сүзләрне кабатладым.

“Ркаилнең биш ел буе уйналган “Үлеп яратты” драмасын да сәхнә түреннән тибеп төшерделәр. Татарның мәгърифәтлек буенча “өлкән агай”ның борынына чиертеп яшәве очлы күзле карчыгалар күңеленә ярамады. Спектакльнең төп геройлары булган бертуган Мөхлиса, Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллиннар гаиләсе 1900 еллар башында татар дөньясының иң караңгы почмагы саналган Иж-Буби авылында Петербургтагы дошманнарның да эчен яндырырдай мәдрәсә төзеп куйсын әле. Татар дөньясының иң күренекле 60 мулласы кул куеп, әлеге мәдрәсәне Уфа каласына күчерүне һәм аңа университет дәрәҗәсен бирүне үтенеп, власть ияләренә мөрәҗәгать юллаган. Ләкин ирек бирү урынына 28 жандарм җыелып килеп, 1911 елның 31 гыйнварында Иж-Буби мәдрәсәсе шәкертләрен куып тараткан, мөгаллимнәрен Сарапул төрмәсенә илтеп япкан, төрек укытучыларын үз ватаннарына куып җибәргәннәр. Бер гасыр вакыт узуга, татар милләтенә һөҗүм янә кабатланды. 

Барча Рәсәй мәгарифенә үрнәк булып эшләгән төрек-татар гимназияләрен яптылар, мөгаллимнәрен шымчылыкта гаепләп Төркиягә сөрделәр. Унбиш ел буена татар тарихы бөтенләй укытылмый, дүрт ел элек кирза итеклеләр татар телен дә идәннәргә салып, таптап чык­ты. 68 яшьлек хатынны төрмә диварына терәп юк итүне Җир шарының күргәне юк иде, ике көн элек кенә, тарихта бердәнбер итеп, шул ук кара көчләр Олимпия чемпионы исемен дәгъвалаучы 15 яшьлек татар кызын таптап юк итмәкче булды. Татарны биш гасыр буе изеп яшәүгә протест итеп, “Үлеп яратты”ны сәхнә түреннән төшермәскә иде дә бит, тарих кабатлана, ул тегермән гел татарны тарта...”

Ходайның рәхмәте белән Казаннан Азат Тимершәех һәм Рөстәм Маликов безгә сәфәрдәш булып килгән иде. Кичә барышында Азат юбилярның сүзләренә язылган ике җырны, ә Рөстәм әфәнде үз җырын курай һәм кубыз моңнары белән аралаштырып шаккатырды. Юлчыларны белеп сайлаганнар, кайткан чакта сузган күмәк җыр моңнары юл читендәге агач башларына, тимерчыбыктан корылган нота станнарына да уралып калды әле.

И.ВАХИТОВ.

Л.ЛЕРОН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев