Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тавыш бир дә, Әнвәр Нургалиев белән Гүзәл Уразованы тыңларга кил!

"Без - хезмәт сөючән шәһәр һәм хезмәт сөючән республика. Татарстан Президенты күп милләтле Татарстаныбыз өчен хезмәт итүне һәрвакыт беренче планга куя. Ышанычлы киләсе көннәребез, үз республикабыз һәм үз Татарстаныбыз өчен социаль җаваплылык тоеп тавыш бирүдә катнашыйк..."

Бу атнада республикада Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау оештырыла. Түбән Кама округыннан Россия Дәүләт Думасына өстәмә депутат та сайлана.
– Без - хезмәт сөючән шәһәр һәм хезмәт сөючән республика. Татарстан Президенты күп милләтле Татарстаныбыз өчен хезмәт итүне һәрвакыт беренче планга куя. Ышанычлы киләсе көннәребез, үз республикабыз һәм үз Татарстаныбыз өчен социаль җаваплылык тоеп тавыш бирүдә катнашыйк, – дип мөрәҗәгать итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин.

 

Тавыш бирәбез дә...
Шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин таныштырганча, башкалада барлык сайлау участоклары да әзерлек сызыгында. Тавыш бирү 11-13 сентябрьләрдә оештырыла, 13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көне. Сайлау участоклары шушы өч көндә дә 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. 
– Казанда 920 мең кеше тавыш бирү хокукына ия. Сайлауларда 2100 кеше тәүге мәртәбә катнаша. Санитар иминлек чаралары күрелде, – диде Евгений Варакин. 

Концертка барабыз
“Ак Барс Арена” стадионы янындагы мәйданда 13 сентябрь кичендә интерактив чара була. Анда экстрим-мәйдан, аттракционнар, киберспорт зонасы, “Әдәби ишегалды” эшли, спортчылар чыгыш ясый, ГТО нормативларын тапшырып була. Мәйданга “Я проголосовал – Мин тавыш бирдем” беләзеге белән керәсең.
Программаның бизәге – концерт. Сәхнәдә Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Нюша, “Dаdro” (“Дабро”) төркеме, Клава Кока, Валерия һәм “Хор Турецкого” коллективы чыгыш ясый. 

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев