Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татмедиа» Болгар ислам академиясе белән берлектә журналистлар өчен укыту оештыра

«Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән өч көнлек курста катнашучыларга төрле дәресләр, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр әзерләнгән.

Бүген Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары башланды. 

 

 

«Әлеге курс яңа. Ул „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте белән килешү нигезендә эшләнде. Курслар файдалы, кирәкле һәм кызык булыр дип уйлыйм. Болгар ислам академиясенә рәхим итегез!» — дип журналистларны сәламләде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов.

Квалификация күтәрү курслары 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр узачак. Ахырда журналистларга таныклык тапшырылачак.

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев