Мәдәни җомга

Татарстанда яшәүчеләр тәүлек эчендә онлайн ипотека рәсмиләштерә алачак

75 төбәктә «24 сәгать эчендә ипотеканы электрон теркәү» проекты гамәлгә ашырыла, диде Росреестр башлыгы.

1 сентябрьдән Татарстанда электрон ипотеканы билгеләнгән 5-7 көн урынына 24 сәгать эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росреестр башлыгы Олег Скуфинский сөйләде.

Ведомство теркәү вакытын кыскарту буенча җитди алга китеш ясады. РФ Хөкүмәте кушуы буенча, быел Мәскәү өлкәсендә 24 сәгать эчендә фатирларга килешүләрне электрон теркәү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башланды — норматив сроктан 5 тапкыр тизрәк.

«75 төбәктә шулай ук „24 сәгать эчендә ипотеканы электрон теркәү“ проекты гамәлгә ашырыла. 2024 елга тулаем ил буенча бер көндә милек хокукын теркәү һәм кадастр исәбенә кую срокларын тәэмин итәргә планлаштырабыз», — дип өстәде Росреестр башлыгы.

Узган ел Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча ведомство бөтен ил территориясен анализлады һәм торак төзелеше өчен яраклы 100 мең гектар чамасы мәйданлы территорияне һәм 5 мең җир кишәрлеген һәм ачыклады.

«Гражданнарга һәм бизнеска уңайлы булсын өчен бу җирләр турында мәгълүмат „Төзелеш өчен җир“ сервисы кысаларында Ачык кадастр картасында урнаштырыла. 

 

 Павел Климчак 

«Татар-информ»,

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: