Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе тәмамлана

Авыр тормыш хәлендә калган татарстанлыларга акция кысаларында волонтерлык, финанс, белем-мәгариф ярдәме, мәгълүмати һәм башка төр ярдәм күрсәтелде.

Акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс банкның финанс ярдәме белән үткәрелә.

Волонтерлар азык-төлек җыелмаларының тулы партиясен бөтен республика буенча тарата. Волонтерлар хәрәкәтенә Ак Барс банк хезмәткәрләре дә кушылды. Барлыгы 55 меңнән артык гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Бу – 220 меңгә якын азык-төлек тупланмасы дигән сүз.

Ярдәм алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм муниципалитетлар билгеләде. Бу исемлеккә ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз тәэмин ителгән кешеләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемиядән зыян күргән тармакларда эш алып барган үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр керде.

хәйрия акциясендә төрле предприятие җитәкчеләре, эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар актив катнашты.

«Хәзерге кебек катлаулы хәлләрдә ышанычлы, таяныр җилкә барын тою, бу бәладә ялгыз түгел икәнлегеңә һәм ярдәм итәргә әзер кешеләр табылачагына ышаныч булдыру мөһим", – дип билгеләп үтә акциянең әһәмиятен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X