Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда урман янгыннары куркынычы саклана

Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорыйлар.

8-15 июльдә Татарстанда урыны белән урман янгыннары килеп чыгуның югары куркынычы саклана. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

IV класслы янгын куркынычы булу сәбәпле республика синоптиклары кабаттан шторм кисәтүе игълан итте.

Аномаль эсселек килү сәбәпле, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый.

Урман массивларында яки шуңа якын урыннарда янып китүнең шаһиты булган кешеләргә 8 (800) 100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кушалар.

 

«Татар-информ»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев