Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда умартачыларга квалификация күтәрү өчен бушлай курслар була

Читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә.

9-19 февральдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары була.

Уку барышында умарталыкларны оештыру, бал кортларын диагностикалау, дәвалау, аларда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау өчен җир алу буенча адымлы инструкция бирелә, умарта күчләренең биологиясе карала һәм умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртыла.

«Россия Федерациясендә умартачылык турында» 2020 елның 30 декабрендәге 490-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә умартачылыкны үстерүнең бурычлары һәм төп юнәлешләре турында сөйлиләр. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар тәкъдим ителә. Аерым игътибар умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыру мәсьәләләренә бирелә.

Уку кысаларында бал фестивале була. Анда умартачылык продукциясе тәкъдим ителә һәм бал дегустациясе уздырыла.

Укулар түбәндәге адрес буенча уза: Казан, Оренбург тракты ур., 8, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, тыңлаучыларны теркәү 9 февральдә 8:00–9:00 сәгатьтә була.

Дәресләр көн саен 9.00 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курслар бушлай, читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-32) 77-81-67.

Дәресләрне институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре үткәрә. 

 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев