Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте

Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова быел республикада татар теле буенча имтихан биргән бердәнбер укучы булды.

Кичә Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина белән бергә Марат Әхмәтов янында очрашуда булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әдиләгә һәм аның укытучысы Энҗе ханымга халкыбызның телен саклауга керткән өлешләләре өчен үзенең олы рәхмәтләрен ирештерде. Әдиләнең татар телен чыгарылыш имтиханы итеп сайлавы олы хөрмәткә лаек, милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде, диде Марат Готович.

 

"Хезмәт"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев