Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хата табучылар айфон ота алачак

«Быел дүрт ай эчендә ике меңнән артык мөрәҗәгать килде», - диде Сәрия Сабурская.

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хатаны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны тапкан ун активистка айфон һәм смартфон биреләчәк.

«Бәйге икенче тапкыр уздырыла. Узган ел без ун җиңүчегә өч айфон һәм җиде смартфон, рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләмен бүләк иткән идек. Бүләкләү тантанасы елның дүртенче кварталына планлаштырыла. Бәйге 1 мартта башланды. 1613 мөрәҗәгать инде килеп иреште», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Аның әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр саны соңгы ике елда артып киткән: 2020 елда - 35 мөрәҗәгать, 2021 елда 3 меңнән артык мөрәҗәгать, быел дүрт ай эчендә ике меңнән артык мөрәҗәгать килгән. «Мөрәҗәгатьләрнең артуы – бәйге игълан ителү белән бәйле», - дип аңлатты ул.

Сәрия Сабурская «Халык контроле»нә килгән иң еш мөрәҗәгатьләрнең географиясен атады. «Казан, Чистай, Чаллы, Яшел Үзән, Питрәч, Бөгелмә, Лаеш, Алексеевск, Тукай, Әлмәт, Биектау, Югары Ослан һәм Зәй районнарыннан килде. Кызганыч, башка районнардан бер мөрәҗәгать тә килмәде. Бу әле калган районнарда хаталар юк дигән сүз түгел. Шамил, Булат, Айгөл, Ирек дигән кулланучылар бик актив катнаша», - диде ул.

«Халык контроле» эшли башлаганнан көннән алып хәзергә кадәр «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясендә биш меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Шуларның 60 проценты инде хәл ителгән. 2013 елдан бәйгенең модераторы - Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

  • Конкурс татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла.
  • Катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев