Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак

Авылларда сабан туе булмый.

Быел Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендә чыккан «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» № 1448-XII номерлы Законының 2нче маддәсе буенча, 2020 елның 4 июлен Сабан туе татар милли бәйрәме көне итеп билгеләргә, диелә бу карарда.

Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Авылларда олы яшьтәге кешеләр күп, ә шәһәрдән Сабан туена яшьләр кайта. Халыкны сакларга кирәк. Шуңа быел Сабан туен онлайн уздырырга карар кылынды. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул онлайн Сабан туеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәген әйтте. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барачак. «Онлайн Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланды. Сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», — диде ул.

Онлайн Сабан туенда театр артистлары, җырчылар белән беррәттән халык та катнашача алачак, моның өчен интерактив мөмкинлекләр булдырылачак. «Болгар» радиосында махсус викторинана бүләкләр уйнатылачак.

10 июльдә шулай ук Бөтендөнья виртуаль Сабан туе планлаштырыла.

 

Алсу Исмәгыйлева

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X