Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда музейга йөрүчеләр саны арткан

Республикада музейга йөрүчеләр саны үткән елның I кварталы белән чагыштырганда 17,8 процентка арткан, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. Быелның өч аенда музейларга 1 миллионнан артык кеше килгән.

«2020 елда ковид чикләүләре аркасында музей күрсәткечләре нык кимегән иде. Үткән елда без пандемиягә кадәрге саннарга кайта алдык. Быел килүчеләр артуы күзәтелә», – дигән ТР Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина министрлыкның киңәйтелгән киңәшмәсендә.

Саннарның артуына китергән факторлар булып эчке туризм тармагында дәүләт программалары кертелүе, яңа музей объектлары һәм филиаллары ачылу тора. Музейлар заманча формаларда эшли башлаган – иммерсив экскурсияләр, виртуаль чынбарлыклы экскурсияләр барлыкка килгән.

Музей хезмәткәрләре «Пушкин картасы» программасының уңай тәэсирен билгеләп үтә. 2022 елның беренче өч аенда Татарстан музейлары әлеге программа буенча 31684 билет саткан.

Музей тармагындагы бу казанышлар аерым музейлар хисабына булмавын билгеләп үтә Мәдәният министрлыгы. Үсеш тенденциясе барлыкка музейларга да карый.

  • Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагында структур бүлекчәләре белән 70 дәүләт музее һәм 106 муниципаль музей эшли.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев