Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләре җир кишәрлеген бушлай алу мөмкинлегенә ия булачак

Республикада яшәүчеләр җирне 6 ел дәвамында арендага алачак, соңыннан ул аларның үз милке була.

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренә җир кишәрлекләрен 6 елга бушлай арендага бирүгә бәйле инициативаны карыйлар. Әлеге вакыт тәмамлангач, барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта, алар шушы җирнең хуҗасы булачак. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта без мәдәният хезмәткәрләренә 6 елга бушлай файдалану өчен җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен хәл итәбез. Соңыннан әлеге җир аларның милкенә күчәргә мөмкин», - дип хәбәр итте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, участокларны үз милке итү өчен мәдәният хезмәткәрләре алты ел дәвамында җирдән файдалану кагыйдәләрен үтәргә, торак пунктта яшәргә һәм эшләргә тиеш.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстанда «Земство мәдәният хезмәткәре» программасының гамәлгә ашырыла башлаячагы хакында белдерде. Әлеге программа мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләрне авылда калдырырга ярдәм итәчәк. 

 

Арсений Кәримов 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев