Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда күп балалы гаиләләр дәүләт программасы буенча яңа фатирлар алды

Дәүләт хисабына 2020 елда күп балалы 46 гаиләгә яңа фатирлар бирелде.

Татарстан хакимияте быел күп балалы 46 гаиләне, гомуми мәйданы 4,3 мең квадрат метрны тәшкил иткән, яңа тораклар белән тәэмин итте.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Татарстанның Дәүләт торак фонды төзегән йортлардан барлыгы 68 фатир бирелде.

«Күп балалы гаиләләр — башкаларга үрнәк», — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләне өй туе белән котларга килгәч.

Кайбер гаиләләргә берьюлы берничә фатир бирелде. Мәсәлән, Яшел Үзән районындагы ун балалы гаилә дүрт фатир алды: икесе — ике бүлмәле, калган икесе — бер бүлмәле.

 

 

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча, ТР Дәүләт торак фонды күптән түгел 255 фатирдан торган яңа йортны файдалануга тапшырган иде. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев