Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда коронавируслылар читтән кергәннәрдә ачыклана башлады

Бер тәүлек эчендә Россия буенча коронавирусның тагын 5848 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле, илдә 795 038 авыру ачыкланган. Тәүлек эчендә үлүчеләр саны 147 дип исәпләнсә, үлүчеләрнең гомуми саны инде 12 892 кеше тәшкил итә.

Татарстанда да хәлләр мактанырлык түгел әле. Кичә республикада коронавируслылар саны 31 артса, бүген инде 32 кешедә авыру теркәлгән. Икесе читтән кергән кешеләрдә ачыкланган. Сигез кешене хастаханәләргә озатканнар. Шунысы кызганыч, вирус яшьләрне аяктан ега башлады. Әнә бу юлы да 18 яшькә кадәргеләр арасында дүрт коронавируслы кеше ачыкланган.
 

География :

1.    Казан – 19

2.    Чаллы – 2

3.    Аксубай – 1

4.    Югары Ослан – 2

5.    Яшел Үзән – 1

6.    Лениногорск – 1

7.    Түбән Кама – 4

8.    Чистай – 1

9.    Ютазы – 1
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев