Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда Корбан бәйрәме дәвам итә: Нәзарәт мохтаҗларны 3,5 тонна ит белән тәэмин итә

Зөлхиҗҗә аеның 11нче көнендә (10нчы июльдә), күркәм гадәт буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга ит тарату буенча хәйрия чарасы үткәрде. Мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фондыннан корбан ите алучылар арасында азкеремле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр бар. Бүген бәйрәм күчтәнәче – корбан ите 150 мохтаҗ гаиләгә тапшырылды.

Шунысы игътибарга лаек, корбан чалучы мөселманнардан ит килү дәвам итә. Башка еллардан аермалы буларак, быел “Зәкят” хәйрия фонды корбан итләренең бер өлешен суыткычларга сакларга куячак һәм ел дәвамында төрле хәйрия ашларында мохтаҗларны ашату өчен файдаланачак. Шул рәвешчә, Нәзарәтнең “Зәкят” фонды 3,5 тонна корбан итен мохтаҗларга һәм социаль проектларга тотачак. Корбан гаете кысаларында фонд ит тарату белән генә чикләнеп калмый, мәчетләрдә ифтарлар һәм корбан ашлары үткәрү көтелә. Шундый чараларның берсе – Гарәфә көне уразасы уңаеннан ифтар мәҗлесе 8нче июльдә “Гаилә” мәчетендә үтте. Иртәгә, Корбан бәйрәменең 3нче көнендә башкалабызда берничә урында мохтаҗ гаиләләр өчен хәйрия ашлары узачак. Шулай ук Корбан гаетенә багышлап “Зәкят” фонды 2 авыру балага ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте.

Бүген узган мохтаҗларга ит тарату чарасыннан Казаннан I төркем инвалид Илдус Газизуллин күз яшьләре белән хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аның малаеның күзләре күрми, фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. “Нәзарәтнең “Зәкят” фондына зур рәхмәт, ел дәвамында азык-төлек белән ярдәм итеп торалар. Корбан ите безнең гаиләбезгә зур бүләк. Бәйрәм шулпасы белән авыз итәчәкбез”, – дип, сөенечен җиткерде ул.

82 яшьлек Рәисә Тайчинова берүзе гомер кичерә: “Мин өченче төркем инвалид, ирем, балаларым юк. Әбиләрне онытмыйлар, ашаталар, ярдәм итәләр”, – дип, ел саен ит белән тәэмин итүләре өчен фондка чиксез рәхмәтен белдерде.

Кичә бәйрәм намазыннан соң башланып киткән корбан чалулар иртәгә дә дәвам итәчәк. Быел республикабызда кырыкка якын махсус урында корбан чалулар оештырылды.

 

ДУМ РТ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев