Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда икмәк җыеп-алу буенча алга киткән районнар билгеле

Беренче өчлектә – Тәтеш, Яңа Чишмә һәм Буа районнары.

9 августка республикада ашлык җыеп-алу буенча алга киткән районнар билгеле.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, беренче урында Тәтеш районы игенчеләре бара.

Тәтеш районы 13522 гектар җирдән 74312 тонна ашлык, Яңа Чишмә – 11936 гектардан 60491 тонна, Буа районы 12745 гектардан 49478 тонна ашлык җыеп алган.

Шулай ук Нурлат районы 12278 гектардан 46477 тонна, Минзәлә – 9007 гектардан 45697 тонна, Актаныш районнары 10624 гектардан 40985 тонна белән алдынгылар рәтенә керә.

Татарстан игенчеләре гомуми 240737,5 гектар җирдән 960673,13 тонна ашлык җыеп алганнар.

Соңгы урында – 704 гектардан 2146 тонна җыеп алган Менделеевск районы.

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев