Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Фермер мәктәбе»н тәмамлап чыгучыларның иң яхшылары ярдәм алды

Бу көннәрдә Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының икенче агымын иң яхшы өч тәмамлаучы фермер грантын алуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә Россельхозбанк тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәктәптә 4 юнәлеш:   «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» буенча 40 тыңлаучы белем алды.

 «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар тарафыннан тәкъдим ителгән өч бизнес-проект эксперт комиссиясе  карары белән  иң яхшылар дип танылды. Грант алучыларның берсе - Рөстәм Гобәйдуллин – үзенең Әгерҗе районында    100 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы ачарга ниятли, грант иясе Оксана Посадская Чүпрәле районы  җирләрендә чикләвек үстерергә уйлый, ә Шамил Амагомедов ат үрчетү буенча инвестиция проектының бизнес-планын уңышлы яклады.

Бүген грантларга сертификатларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова һәм Казан дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин тапшырдылар.

 «Фермер мәктәбе» ярдәмендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләренең финанс белемен арттырдылар, бизнес алып баруның юридик аспектларын өйрәнделәр, бухгалтерлык исәбен алып бару һәм хисаплылык  үзенчәлекләре белән таныштылар, продукцияне  сертификацияләү серләренә төшенделәр,  шулай ук нәтиҗәле сату нигезләрен өйрәнделәр һәм чит ил аграрийларының тәҗрибәсе турында күбрәк мәгълүмат алдылар. Моннан тыш, тыңлаучылар агробизнес алып бару өчен цифрлы инструментлардан, шул исәптән Россельхозбанкның  “Свое Родное”  маркетплейсыннан һәм “Свое Фермерство” экосистемасыннан файдаланырга  өйрәнделәр.   

 

agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев