Татарстанда «ЭКОяз-2021» акциясе башлана
Быел акциягә «Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинациясе өстәлгән.
Татарстанда 1 апрельдән «ЭКОяз-2021» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башлана.
«Яз көне кар астындагы пычрак чыга. Барлык территорияләрне дә тәртипкә китерергә кирәк. Санитар-экологик икеайлык һәм „ЭКОяз“ акциясендә барлык кеше катнаша ала. Аның район этабы 1 апрельдән 14 майга кадәр, ә республика этабы 15 майдан 31 майга кадәр узачак», — диде Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
«ЭКОяз-2021» акциясе «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» һәм «Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинацияләрендә үтә.
«Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинациясе — быелгы акциянең яңалыгы. «Балаларыбыз уйнап үскән ишегалларын җыештырырга, тәртипкә китерергә кирәк», — диде Александр Шадриков.
Акция җиңүчеләре тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.
Гадел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев