Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бәрәңге алынып беткән. Иң югары уңыш кайсы районда?

Республикада бәрәңге тулысынча алынып беткән. Бәрәңгенең уртача уңышы – бер гектарга 273 центнер.

Иң яхшы уңышны Балтач аграрийлары алган – анда гектарга 444 центер туры килә.  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, 10,3 гектар мәйданда 57,6 мең тонна бөртекле кукуруз алынган (23 проценты). 88,7 гектар җирдә 149,5 мең көнбагыш тонна җыелган (74 проценты). Унбер район шикәр чөгендере алу белән мәшгуль.Апас, Зәй һәм Бөгелмә районнары чөгендерне казып бетергән. Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәләдә дә эш ахырга якынлашып килә. Республикада рапс алу да дәвам итә. Бүгенге көнгә 29 районда рапс җыелып беткән. Барысы 150029,2 тонна расп алынган. Районнарда башка сезонлы эшләр дә актив бара

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев