Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бодайдан пластика җитештерә башлыйлар

Продукциянең үзенчәлеге шунда: мондый көпшә аркылы сок яки лимонад эчкәч, без аны чүп чиләгенә ташламыйбыз, ә... ашап җибәрәбез. Көпшәләрне бодайдан җитештерәчәкләр.

Казанда «CLEAPL» предприятиесендә биотаркала торган көпшәчекләр җитештерү планлаштырыла, дип яза Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге. Продукциянең үзенчәлеге шунда: мондый көпшә аркылы сок яки лимонад эчкәч, без аны чүп чиләгенә ташламыйбыз, ә... ашап җибәрәбез.

Предприятиене гамәлгә куючыларның берсе, техник фәннәр кандидаты Иван Захаровны студент чагында ук әле планетабызда катастрофик рәвештә углеводород чималыннан (ПЭ, ПЭТ, ПП, ПС һ.б.) чүп-чар туплану проблемасы борчый торган була, мәсәлән, кулланып, ташлаганнан соң таркалмый ята торган пакетлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, кашык, чәнечкеләр һ. б. Һәм ул, төрле үсемлек чималын кулланып, бу проблеманы хәл итәргә алына. Кайбер илләрдә булган уңай тәҗрибә дә моңа этәргеч бирә. Фәнни эзләнүләр бушка китми, ниһаять, формула табыла.

- CLEAPL бөтен дөньядан 150 стартапның берсе буларак, Дубай шәһәрендә ЭКСПО-2020 күргәзмәсендә үз эшләнмәләрен күрсәтү мөмкинлеген алды. Бина арендалау, җайланмалар сатып алу һәм монтажлау өчен акчаларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алдык. Көпшәләрне без бодайдан җитештерәчәкбез, дөресрәге – он тарттыру предприятиеләреннән алына торган бодай оныннан, - дип сөйләде Иван Васильевич.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстанда елына 200 мең тоннага якын бодай һәм арыш оны җитештерелә. Мондый күләм җитештерүне өзлексез алып бару өчен  җитәрлек.

Бу уйлап табуның перспективалары зур: органик материаллар кулланып, бу салам, бәрәңге, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы чималы булырга мөмкин, туфракта, аңа зыян китермичә, тиз таркала торган стаканнар, шулай ук тәлинкәләр, кашыклар һәм чәнечкеләр, хәтта пакетлар җитештерүне җайга салырга мөмкин. Мондый продукция үрнәкләре Казан уйлап табучысының өй җайланмасында эшләнгән.

- Әмма мәсьәлә финанслауга килеп тертелә, - ди Иван Захаров. – Мәсәлән, биотаркала торган стаканнар җитештерүне җайга салу өчен бер миллион доллар инвестиция кирәк. Мондый акчаларны без әлегә таба алмыйбыз. Хәер, айга 1,8 миллион стаканга хәтта заказ да бар инде.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев