Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә Нурлат районының Чуаш Мәнҗесе авылында бер йортның ишегалдындагы коеда 35 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Тикшерүчеләр аның тәнендә киселгән урыннар һәм буган эзләргә юлыккан. Шул ук көнне Нурлатта тимер юл рельсында аның 57 яшьлек ирен табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында низаг купкан. Ир-ат, хатыныннан көнләшеп, аны үтергән һәм мәетен коега ташлаган. Шуннан соң Нурлатка киткән һәм үз-үзенә кул салган.

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый. 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X