Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бер ана 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Мәетләрне баланың әтисе табып ала.

Татарстанда әни кеше 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бүген көндез Әлмәттә буып үтерелгән бала һәм әнисенең мәетләре табылган. Башлангыч фараз буенча, хатын-кыз үз-үзенә кул салган.

Бикләнгән фатирда мәетләрне баланың әтисе табып ала. Фатир ишеге эчтән бикләнгән була. Фаҗига алдыннан хатын-кыз язу калдырган.

«Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында оператив тикшерү төркеме эшли.

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев