Мәдәни җомга

Татарстанда балалар бакчаларына кытлык бетәчәк

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында "Демография" һәм "Мәгариф" илкүләм проектлар кысаларында ел дәвамында башкарылган эшләргә багышланган брифингта хәбәр итте.

Рафис Борһанов үз чыгышында искәрткәнчә, 2018-2019 елларда республикада  7 яшькә кадәрле балалар өчен барлыгы 6220 урын булдырылган, шуның 3200е 3 яшькә кадәр  сабыйлар өчен. Моның өчен 30 балалар бакчасы төзелгән. Казан шәһәрендә 4 балалар бакчасы үзгәртелгән. 2020 ел азагына кадәр балалар бакчаларында  5030 урын булдыру күздә тотыла. Шуның 2525е ясле яшендәге нәниләргә тәгаенләнгән. 2021ел азагына кадәр өч яшькә кадәр өйдә утыручы әниләрнең күбесе эшләренә кире кайта алачак. Министр фикеренчә, балалар бакчасына урнашырга теләүчеләр өчен урыннар тулысынча булачак.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: