Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату өчен март бәяләре тәкъдим ителгән

Алдагы атналарда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукцияне арттыру ниятләнә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукция күләмен арттырачаклар. Шулай ук, ярминкәләрдә сату бәяләре дә билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

«Узган атнада беренче ярминкәләрдә шактый күләмдә шикәр сатылды. Бер кулга унышар кг саттык. Киләсе ярминкәләрдә республикада җитештерелгән продукцияне арттырачакбыз», — диде.

Ул быел ярминкәләрдә сатарга тәкъдим ителгән бәяләр дә билгеләнгәнен әйтте. Мартта кош итен бер килограммын 160 шар сумнан, сыер итен кисәгенә карап кг өчен 400-420 сумнан, дуңгыз итен 280 шәр сумнан, ун данә йомырканы 80 сумнан, беренче категория йомырканы 75 сумнан, бер литр сөтне 40 сумнан, шикәр комын кг өчен 60 сумнан сатарга тәкъдим ителгән.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр продукцияне шушы сан кысаларындагы бәядән сатарга тиеш. Продукцияне ярминкәләргә китерү буенча транспорт чыгымнары да аларга кайтарыла.

«Районнардан һәр сатучының шәһәрдә үз сатып алучылары бар. Алар заявкалар биреп көтеп тора. Мәсәлән, узган атнада бер мәйданчыкта Чүпрәле районы сату итте. Берәү килеп, «Буа кайчан килә, мин алардан ала идем» дип сорады. Киләсе атнада киләләр дигәч, үзе дә «киләсе атнада килермен» диде, — дип сөйләде Ришат Хәбипов.

Ярминкәләр һәр шимбә 23 апрельгә кадәр Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Түбән Камада, Яшел Үзәндә үткәрелә. Быел шикәр, он, яшелчә, йомырка, бәрәңге күбрәк китерелгән.

 

Гөлнар Гарифуллина 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев