Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак

Республикага Себер антициклоны килә.

Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -17..-22 градус, аязганда -23..-28 градус булыр дип көтелә. Көндез -11..-16 градус була.

5 декабрьдә коры һава торышы саклана, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә температура -18..-23 градус салкын, аязганда -24..-29 градус була. Көндез һава температурасы -11..-16 градус булыр дип көтелә.

Якын көннәрдә республикада һава торышы Себер антициклоны йогынтысында булачак. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев