Мәдәни җомга

Татарстанда 8 каттан сикерергә җыенган кыз исән калган

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре 26 яшьлек кызны коткарган. Ул 8 каттан сикермәкче булган. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге кызның биеклектән сикерергә теләгәнен күреп алган кешеләр полиция чакырткан. Полиция капитаны Евгений Зинин кыз янына түбәгә менеп киткән, өлкән испектор Юрий Карасев аста кизү торып калган. Үгетли торгач, Евгений Зинин кызны үзенә кул салудан туктатып калган. Кыз түбәдән төшкән. Соңыннан аңа табиблар психологик ярдәм күрсәткәннәр.

 

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: