Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 1 162 500 кеше үз тавышын бирергә өлгергән

25 июньдә ил буенча Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирү Роспотребнадзорның санитар куркынычсызлык буенча тәкъдим һәм таләпләрен үтәү белән башкарыла

Татарстанда бүгенге көнгә 1 162 500 кеше сайлау участокларына килеп, үз тавышын биргән. Татарстанда тавыш бирү мөмкинлегенә исә 2,9 миллион кеше ия.  Үз тавышыңны бирүнең төрле формалары бар. Быел, әйтик, беренче тапкыр хәтта урамда да – ачык һава астында да тавыш бирергә мөмкин. Автобуслар эчендә, махсус палаткаларда 92430 кеше таыш биргән. Ишегалларындагы сайлау участокларының гомум саны – 427. Дөрес, 30 июньдә андый участоклар үз эшләрен туктатачак, чөнки 1 июльдә бары тик гадәти сайлау участокларында һәм өйдә генә тавыш биреп булачак.
 

Сүз уңаеннан, өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән әлегә 144801 татарстанлы файдаланган. - Тавыш бирү Роспотребнадзорның санитар куркынычсызлык буенча тәкъдим һәм таләпләрен үтәү белән башкарыла, - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. - Тавыш бирүдә катнашучылар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителә. Сайлау участоклары әгъзалары да барлык таләпләрне үти. Моны без катгый контрольдә тотабыз.
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X