Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров: "Урман утырту материалын үзебез әзерлибез, хәтта аны сатабыз да

Урман ул туендыручыбыз гына түгел, савыктыручыбыз да. Кызганыч, үзе дә безнең игътибарыбызга мохтаҗ.

Аның үзен дә дәвалыйсы бар әле. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларындагы «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проектының гамәлгә ашырылу барышы турында сөйләде. Урманны торгызу мәйданнарын арттыру өчен быел федераль бюджеттан 143 миллион 400 мең сум бүлеп бирелгән, орлыклар запасын булдыруга – 7 миллион 900 мең сум. 2020 елның 21 августына 546 килограмм орлык әзерләнгән, шулардан 404 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 16 кг – карагай, 23 кг башка токым агач.

Орлыкларның шактый өлеше быелның сентябрендә җыелачак. Проект нигезендә быел 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү планлаштырыла.

– Санитария һәм куркынычсызлык ягыннан без катнаш урман утырту ягында. Бөтен утырту материалын үзебез әзерлибез, читтән сатып алганыбыз юк. Хәтта берничә төбәккә, аерым алганда Самара, Киров, Пенза өлкәләренә сатабыз да. Республикада илле база урман питомнигы һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәге бар. Аның җитештерү куәте – елына ябык тамыр системасы булган 12 млн данә утырту материалы, – дип сөйләде министр.

Урманнардагы санитария куркынычсызлыгын тәэмин итү максатынан урман патологиясе тикшерелә һәм санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәрелә. 2019 елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, авырулар белән зарарланган мәйданнар 865,6 гектарга, ә үлгән үсентеләрнең саны 6,5 тапкырга кимегән.


Урман мәйданнары янгыннар аркасында да кими. Министр билгеләп узганча, статистика мәгълүматлары урман янгыннарының төп сәбәбе – 90 процент очракта, кешенең сакчыл булмавы һәм ваемсызлыгы. «Экология» илкүләм проекты кысаларында узган ел Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында II типтагы яңа янгын сүндерү станциясе барлыкка килгән. Ел саен патруль техникасы да яңартыла.

– Бу урман фонды җирләрен контрольдә тоту сыйфатын яхшыртырга, канун бозу һәм урман массивлары янындагы янгын очракларын кисәтергә булыша, – ди Равил Кузюров.

Соңгы дистә елда Татарстанда яз һәм көз көннәрендә “Урман утырту көне” акциясен уздыру күркәм традициягә әйләнде. Язын пандемия шартларында агач утыртырга ун-унбишләп кешедән торган төркемнәр чыккан. Көзгә дә акция шул рәвешле үтәр дип көтелә.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев