Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесен тикшерү изоляторына җибәрделәр

Павел Лохановны 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.

Казан Идел буе районы суды Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны кулга алды. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр.

Бүген тикшерү Лохановны ике айга тикшерү изоляторына җибәрүне сорады. Прокуратура үтенечне канәгатьләндерде.

«Бу эш буенча күпчелек шаһитлар аңа буйсына. Ул иректә калса, аларга басым ясарга мөмкин», - диде тикшерүче.

Лоханов үзе судтан беркая китмәү җәзасы билгеләү белән чикләнүен сорады.

«Бер шаһит күрсәтмәләренә нигезләнеп, мине сак астына алу дөрес түгел, җитмәсә ул намуссыз башкаручы да», - диде Лоханов.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесен 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X