Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан синоптиклары кар һәм томан турында кисәтә

Көндез республикада 5-10 градус салкын булачак.

Иртәгә, дүшәмбе көнне, Татарстанда кар явуы һәм томан төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

«Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән кар явачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары 5-10 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин.  

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев